ТӘРАВИХ НАМАЗЫ ✅ РАМАЗАН аенда һәркөнне ястү намазыннан соң ВИТР намазына кадәр ТӘРАВИХ намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт! ✅ ТӘРАВИХ намазы 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать 10 намаз итеп яки дүртәр рәкәгать 5 намаз итеп укыла. Бу намаз ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала.    👉 22.03.2023 көнне беренче ТӘРАВИХ намазы укыла. ✅ ТӘРАВИХ намазын түбәндәгечә ниятлиләр: 🤲 “Ният кылдым 4 рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә, Халисан лилләһи тәгалә, Аллааһү әкбәр!”. ✅ ТӘРАВИХ намазлары арасында 4 рәкәгать укыган саен – 4 рәкәгатьле намаз укыган кадәр вакыт туктап “ТӘРАВИХӘ” кылу, ягъни ял итеп тору – сөннәт. ✅ “ТӘРАВИХӘ” вакытында тәсбих, я тәһлил әйтеп, яки әйтелгәнне тыңлап утыру – мөстәхәб. ✅ “ТӘРАВИХӘ” вакытында түбәндәге тәсбих әйтелә: سُبْحَانَ ذِى الْمُلْكِ وَالْمَلَكُوتِ سُبْحَانَ ذِى الْعِزَّةِ وَالْعَظَمَةِ وَالْقُدُرَةِ وَالْكِبْرِيَآءِ وَالْجَبَرُوتِ سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَىِّ الَّذِى لَا يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلَآئِكَةِ وَالرُّوحِ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ نَسْتَغْفِرُ اللهَ نَسْئَلُكَ الْجَنَّةَ وَنَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ 🤲 Сүбехәәнә зил-мүлки вәл мәләкүүт. Сүбехәәнә зил-гыйззәти вәл гәзамәти вәл кудерати вәл киберийәи вәл җәбәруут. Сүбехәәнәл мәликил хәййил-ләзии ләә йәмүүт. Сүббүхүн куддүүсүр раббил мәләә’икәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһ нәстәгъфируллааһ. Нәсьәлүкәл җәннәтә вә нәгуузү бикә минәннәәр. 🤲 /Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи Зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз. ✅ ТӘРАВИХ намазлары тәмам булып, 5 нче тәсбих әйтелгәннән соң, түбәндәге дога укыла: اَللَّهُمَّ صَلِّى عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ وَسَلِّمْ اَللَّهُمَّ زَيِّنَا بِزِينَةِ الْإِيمَانِ وَشَرِّفْنَا بِشَرَافَةِ الْهِدَايَةِ وَالْعِرْفَانِ وَأَكْرِمْنَا بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ وَارْزُقْنَا الْجَنَّةَ وَالْغُفْرَانَ وَتَقَبَّلْ مِنَّا تَرَاوِيحَنَا يَا سُبْحَانْ وَاسْتَجِبْ دُعَائِنَا يَا حَنَّانْ. بِفَضْلِكَ وَجُودِكَ يَا مَنَّانُ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ Аллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин вә гәләә әәли Мүхәммәдин вә сәллим. Аллааһүммә зәййиннәә би-зиинәтил-иимәни вә шәррифнәә бишәраафәтил һидәәйәти вәл-гыйръфәән. Вә әкримнәә би-сыййәәми шәһри рамәдаанә вәрзүконәәл җәннәтә вәл-гуфраанә вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә Сүбехәәнү вәстәҗибә дүгәә әнәә йәә Хәннәәнү бифәдъликә вә җүүдикә йәә Мәннәәнү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. 🤲 /Йә Рабби, Мөхәммәд с.г.с.-гә, аның гаиләсенә, рәхмәтеңне һәм сәләмеңне бир. Йә, Рабби, безне иман зиннәте белән зиннәтлә, гыйлем һәм тәүфыйкъ белән кадерлә һәм Рамазан ае уразасы белән хөрмәтле ит. Безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит. Әй пакь булучы Аллаһ, безнең тәравих намазларыбызны кабул кыл, әй Рәхмәтле Раббыбыз, һәм сорамыйча бирүче Аллаһ, фазыйләтең һәм юмартлыгың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Әй, камил рәвештә Рәхмәтеңне бирүче Аллаһ, һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә була. ============= ✅ ТӘРАВИХ намазының һәр рәкәгатендә “Фәтихә” сүрәсеннән соң бер кыска сүрә укыла. Коръәннең башыннан алып, һәр рәкәгатендә куша-куша, берничә тәравихтә ахырына кадәр укып чыгып, Коръәнне хәтем кылу (тулысынча уку) олуг сөннәт булып тора.    👉 ТӘРАВИХ намазы 👉 01.04 -10.04.2023 - рамазан аеның икенче ункөнлеге башлана. Һәр 4 рәкәгатьтән соң утырып укыла торган зекер: 🤲 Бисмилләәһир-Рахмәәнир- Рахиим. Сүбехәәнәзил мүлки вәл-мәләкүт. Сүбехәәнәзил вәл-гиззәти вәл-гәзамәти вәл-куудерати вәл-кибрийәә-и вәл-җәләәли вәл-җәмәәли вәл-кәмәәли вәл-җәбәрут. Сүбехәәнәл мәликил мәгбүүде. Сүбехәәнәл мәликил мәкъсуде. Сүбехәәнәл мәликил мәсҗүүде. Сүбехәәнәл мәликил хәййил-ләзии ләә йәнәәмү вә ләә йәзәәлү вә ләә йәмүүтү әбәдәә. Сүббүүхүн Куддүүсүр раббүнәә вә раббүл мәләәәәикәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгфируллааһ, нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр".     👉 11.04.2023 - рамазан аеның өченче ункөнлеге башлана. Һәр 4 рәкәгатьтән соң, утырып укыла торган зекер: 🤲 Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим. Сүбехәәнәл мәликил Хәннән. Сүбехәәнәл мәликил Мәннән. Сүбехәәнәл мәликил Дәййән. Әлмәгъруфии бид гуфраан вәл-мәгъсүди бил ихсәәи. Әлвәәдәгъ Әлвәәдәгъ Әлфиракъ Әлфиракъ йәә шәһри рамәәдан. Аллааһүммә, йәә Кадиим йәә Дәимү йәә Галим. Игьфирләнә йәә Кәриим йәә Рахимү йәә Хәлим. Әлвәәдәгъ Әлвәәдәгъ Әлфиракъ Әлфиракъ йәә шәһри рамәәдан" - дип, дога кылына. Тәравих намазының 20 рәкәгатен дә укыгач, ошбу дога укыла: 🤲 Бисмилла... Аллааһүммәә салли гәләә Мүхәммәдийү вә гәләә Мүхәммәдийү вә саллим. Аллааһүммә зәййиннә бизииннәтил иимәән вә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти вәл-гирфәән вә әкримнәә бәсыййәәми шәһри Рамадаан вәрзүкнәл җәннәтә вәл-гүфраан вә тәкәббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбехәән вәстәҗибә дүгәәәәәнәә йәә мәннәән бифәдликә вә җүүдикә йәә мәннәән. Бирахмәтикә йәә әрхамәр раахимиин. Әәмиин. 🤲 /Йә Раббыбыз! Мөхәммәд с.г.с.-гә һәм аның гаиләсенә рәхмәт һәм сәлам җиткер. Йә Раббым! Безне иман зиннәтләре белән зиннәтлә, вә даһи гыйлем тәүфыйк илә шәрәфәтле кыйгыл, уразабыз илә хөрмәтле кыйгыл безгә җәннәтне вә барлыкны насыйп ит. 🤲 Йә Раббыбыз! Безнең тәравихларыбызны кабул кыл. Йә, рәхмәт кылучы Аллаһ! Фазлың вә кәрамың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Йә, камил рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! Һәр нәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучыдыр. Моннан соң 3 рәкәгать ВИТР намазы укыла. Соңыннан, берәр сүрә яки аять укып, дога кылына. =========== Кулланманы Миләүшә Сафина туплады.

Теги других блогов: Ислам Рамазан Тәравих намазы